Татарские стихи про маму на день матери

Шаукат галиев детские стихи на татарском языке - научные работы на obuchim24.ru

Ул кызык көннәр. (Шәүкәт Галиев)

Балалар өчен Шәүкәт Галиев шигырьләре.

Ул кызык көннәр. Бозауны башта Малай саклаган. Тик вакытында Алар беркайчан Өйгә кайтмаган.

«Беттеләр тәмам Шаярып, азып!» Дигән дә абзый, Тәртип булсын дип, Каккан нык казык.

Казыкны йолкып, Мунчакны чөеп, Әй киткән бозау, Киткән уйнаклап, Чирәмдә биеп!

— Чыгасың да югаласың, Син гел урамда, бала, Дәресләрең тагын бит Әзерләнмичә кала.

Коймагы да коймагы, Агып тора каймагы. Табада пешеп тора, Табынга тешеп тора.

Авылча, бабайча ял… Авылда торып китим, Тазарып, ныгып китим, Спорт яратам бит мин! Алып кайттым шәһәрдән Бадминтонны, теннисны, Эспандерны, гантельне Һәм ике потлы герне!

Тавыклар көлә… Үрдәк йөзә белә, Казлар йөзә белә.

Сыер йөзә генә! Сарык йөзә генә… Ат та йөзә белә, Эт тә йөзә белә! Мәче йөзә белә!

Ничек шулай булган, Ничек бар да белгән, Ничек белеп туган?

Белмим икән бер мин, Тик мин генә белмим, Ярда гына йөрим…

Минем арттан кыр-р-кыр-р Тавык җырлап килә. Үзе йөзә белми, Үзе миннән көлә!…

Телевизор булды баш Әти-әни кунакта, Калдык та без аулакта, Әй карадык киноны! Кинонымы, киноны Бик яратам мин аны!

Карый торгач каралган, Тәмам зиһен таралган Төш узганда кич булган, Инде сәгать биш булган!

Дуслык балы Дустым миңа алып килгән Күчтәнәчкә «Башкорт балы», Янәшәгә мин дә куям — Җыйган татар бал кортлары. Гәрәбәдәй якты икән, Икесе дә татлы икән: Синең бал да кәттә икән, Минем бал да яхшы икән! Кысташабыз алмаш-тилмәш, Макташабыз алмаш-тилмәш, Очрашабыз алмаш-тилмәш — Бик күңелле дустың килгәч! Кыр-болыннар янәшәләр, Гөл-чәчәкләр янәшәдер, Бал кортлары әрле-бирле Шәт кунакка йөрешәләр? Син дип, мин дип бүлешергә Гөл илендә чикләр юк бит, Касәләре көнгә ачык, Гел дә ачык — бикләр юк бит. Синең балкорт, минем чәчәк Күптән инде кушылгандыр, Синең көйме, минем җырмы — Җан уртаклык шушындадыр? «Сезнең бал шәп!», «Сезнеке!»— дип, Макташыйк без бергә килеп, Туганнарча йөрик шулай, Сезгә барып, безгә килеп. Бозылмый да, картаймый да Безнең татар-башкорт балы — Гәрәбәдәй якты булсын, Мәңге булсын дуслык балы!

Мин үзем тик утырам, Әйләнә бөтен дөньям, Әйләнә бөтен дөньям. Әйләнә бөтен деньям, Тотынып кына торам.

Бугай. Басуга чыкты бабай, Кулына алды курай, Кушылды аңа тургай. Уйнап торгачтын шулай Тургайга уңай бугай…

Вәли сөйләде болай: Басуга чыктым, малай, Алдым кулыма тургай, Кушылды аңа курай. Ник көләсең? Нәкъ шулай! Нәкъ шулай иде бугай…

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Балалар бакчасы турында шигырьләр

Ул бакчаны ярата (Г.Лотфи)

Көн саен Ләйлә

Бакчага килә.

Соң гына кайта

Кич белән өйгә.

Ярата Ләйлә

Көн үткәрергә

Иптәшләр белән

Бакчада бергә.

Төрле уенчык,

Курчаклар монда.

Кайтасы килми

Ләйләнең шуңа.

– Әнием, – ди ул, –

Ашыгып йөрмә.

Мине алырга

Бик иртә килмә!

Безнең бакчабыз (Б.Рәхмәт)

Ямь-яшел бакчада

Бик матур бакча бар:

Чын бакча түгел тик, –

Ул – ике катлы өй,

Салганнар безгә дип.

Эче дә, тышы да

Матур бик, чиста бик.

Шул өйне без инде

Йөртәбез «Бакча» дип.

Бик матур шул

Балалар бакчасы.

Иртән (Д.Гарифуллин)

Кикрикүк иртән тора,

Һава ярып кычкыра:

-Торды инде кошлар, – ди, –

Уяныгыз, дуслар, – ди.

Уята Галине дә,

Уята Вәлине дә,

Уята Кәлине дә,

Уята ул мине дә.

Ашыгырга куша ул

Балалар бакчасына.

Анда тәмле әйберләр

Пешкән, ди, барчасына.

Әгәр соңга калсагыз,

Тәмле әйбер  бетәр, ди.

Сездән алдан барыр да,

Песи алып китәр, ди.

Бакчага килгәч (Б.Рәхмәт)

Салкын кыш булса да,

Тышта кар яуса да,

Без өйдә ятмыйбыз,

Барабыз бакчага.

Безне бик яраталар

Бакчада апалар:

Килгәч тә елмаеп,

Кулларын киң җәеп,

Кочаклап алалар, –

Әниләр күк алар.

Элгечләр өстендә –

Буяулы рәсемнәр.

Зәңгәр дә, яшел дә –

Төрлесе бар шунда.

Бар анда мәче дә,

Козгын да, лачын да,

Карчыга, карга да,

Чана да, арба да,

Төлке дә, керпе дә… –

Калмаган берсе дә.

Петяның – пароход,

Пашаның – парашют,

Крокодил – Вилнеке,

Ә әтәч минеке.

Пальтомны  «әтәч» кә

Бирәм мин  килгәч тә.

Бик әйбәт ул «әтәч»!

Ул мине өйрәтә

Ялгышып кешенең

Пальтосын кимәскә.

«Әтәч»кә карыйм да

Табам мин барын да:

Матур тарагым да,

Сөлгем дә, сабын да-

Һәммәсе, һәрвакыт

«Әтәч»ем янында.

Бакчабыз (Ә.Кари)

Кояш чыккач, нурга чумгач

Урам, кырлар, яланнар,

Сөенеп бакчага киләбез:

Без бәхетле балалар.

Ал бизәкле, гөл бизәкле,

Матур безнең бакчабыз,

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,

Анда күңел ачабыз.

Кичкә кадәр бу бакчада,

Эштә булгач әниләр,

Әниләр күк безне монда

Сөеп тәрбиялиләр.

Ал бизәкле, гөл бизәкле,

Матур безнең бакчабыз,

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,

Анда күңел ачабыз.

Бакчабызда гөлләр үсә

Шау чәчәккә күмелеп,

Шул бакчада гөлләр кебек

Без үсәбез гөр килеп.

Ал бизәкле, гөл бизәкле,

Матур безнең бакчабыз,

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,

Анда күңел ачабыз.

Бакчабызда бер бала бар… (Л.Лерон)

Бакчабызда бер бала бар –

Шундый да ипле инде:

Кайчак, әбием әйткәндәй,

Бигрәк тәртипле инде!

Малайлар һәм кызлар белән

Бик әдәпле сөйләшә.

Үзендә булган тәм-томны

Барсына да өләшә.

Көчсезләрне кыерсытмый,

Рәнҗетми ул кызларны…

Ялгыш кына орынса да:

«Гафу ит!» – ди, кызарып.

Уйнаганда ул һәммәсен

Көлдерә, шаккатыра.

Тәрбияче апабыз да

Гел аны мактап тора.

Ул баланың кем икәнен

Син  белмисең, мин беләм:

Мактануны белми торган

Ул малай үзем булам!

Бакча белән  хушлашу (Р.Миңнуллин)

Олы бәйрәм бүген бездә,

Зурлар инде күбебез.

Бакча белән хушлашабыз,

Бүген соңгы көнебез.

Тик елыйсы килә минем,

Инде ни хәл итәсе? –

Бакчадан дуслар яныннан

Бер дә килми китәсе.

Тәрбияче апа елый…

Бу дөнья кызык кына:

Китәсе килми моннан да,

Мәктәп тә кызыктыра!

Күңелле дә, күңелсез дә…

Хәлемне белмиләр шул.

Китмәс идем, зур балалар

Бачага йөрмиләр шул.

Гел карап торырмын инде

Шушы бакча ягына.

Нигә укытмыйлар икән

Шушы бакчада  гына?!

Балачак бәйрәмнәре (Р.Миңнуллин)

Бәйрәмсез бик күңелсез бит —

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә!

Бәйрәмнәр кирәк әтигә,

Бәйрәмнәр кирәк әнигә,

Бабай белән әбигә!

Бәйрәмнәр бетмәс бер чакта

Балачаклар бар чакта.

Зур бәйрәм — «бишле» алсак та,

Кырларда эшләп арсак та,

Зоопаркка барсак та!

Зур бәйрәм — җырлап алсак та,

Җәйге кояшта янсак та,

Походларга барсак та!

Бәйрәмнәр бездә җитәрлек.

Үзе бәйрәм — балачак!

Балачакның шат җырлары,

Балачакның шат еллары

Мәңге истә калачак!

Бәйрәмнәр бик күп болай да,

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм — балачак!

“Безнең бакчада” (Резеда Вәлиева)

Йөри безнең бакчага

Бик күп төрле балалар,

Төрле-төрле телләрдә

Сөйләшә белә алар.

“Дустым” сүзен дүрт телдә

Өйрәндем мин үзем дә,

Әйтә беләм дүрт телдә

“Исәнмесез” сүзен дә.

Өйрәндек без җырлар да

Төрле телдә җырларга

Төрле әниләр килә

Ул җырларны тыңларга.

Төрле костюмнар киеп

Йөрибез җырлап – биеп,

Атадык без бу бәйрәмне

Дуслык бәйрәме диеп.

“Кояшкай” (М.Әхмәтшина)

Бакчабызда бик күңелле,

Кояш балкый безнең йөздә.

Шатланышып киләбез без,

“Кояшкай”да рәхәт безгә.

Тәрбияче апаларның

Кояш кунган йөзләренә.

Алар безгә әни кебек,

Утырабыз тезләренә.

Уйныйбыз да, җырлыйбыз да,

Спортта да сынатмыйбыз.

“Кояшкай”да рәхәт безгә,

Без беркайчан тик ятмыйбыз.

Әнә шундый бик күңелле

Бакчабыз бар, белегез сез.

Аны күрәсегез килсә

Бер кунакка килегез сез!

Ответы на вопрос

Отвечает Багаева Злата.

Елатмагыз әниләрне» Елатмагыз әниләрегезне, Төнге тәрәзәләргә каратып Догаларын, изге теләкләрен Биргән алар сезгә яратып. Елатмагыз әниләрегезне, Күз тебәтеп юллар чатына: Онытмагыз — сезне төп нигездә Әнкәгезнең йорты чакыра! Елатмагыз әниләрегезне, Начар юлда йөреп,үсмердән- Сезнең хәсрәтләрне күтәргәнгә Чәчләренә көмеш төс кергән!… Елатмагыз әниләрегезне, Бердәнбер бит алар, бердәнбер!
1

Отвечает Ярко Юлія.

Ай, ана!
Уйлап, кулынгачылыгым,
Сине бәріме көнүмнән күлме.
Рәхмәт, эйләнгән, обурлык,
Алтын сыйым, хөрәмдәрим.
Әй периштәм, бигезлегим, этеле.
***
Ана-җыр!
Юрешен тә билгин галимет,
Төзелешер, төзелешер бир ук.
Ук икенче, үченче вакыт,
Зур башлап әллә-әзактыр,
Күкрәүләм инде, күкрәүләм артук.
***
Тәттә ир!
Калганы дәресе килә момуның,
Зыяны өшмәгенһе юрттын урамы.
Эшлемдерен күчер, жанарланыр
Сулу булетсыл һулусагым.
Үзегезик һәртәрәк батырым.

Күктә ниләр бар?

Барган җирдән тукталам да Күк йөзенә карыйм мин, Бик озак итеп карыйм мин, Ниләр барын таныйм мин.

Син дә шулай карыйсыңмы, Мин күргәнне күрәмсең— Әнә Аккош һәм Каракош, Әнә Козгын, Күгәрчен.

Көлтәне дә, Эланны да Күрәм күкнең түрендә, Бар Жираф та, Арыслан да, Бар Куян да, Бүре дә!

Юк дисеңме, ышанмыйсың, Ялганлый, дип келәмсең? Исемнәрен белмәсәң дә, Җисемнәрен күрәсең!—

Әнә үгез көтүчесе Үгез бозауны эзли, Ай, этләре белән укчы Читтән Төлкене күзли.

Күрәсең Мичне һәм Кызны, Көянтәне, Табакны, Күрәсең тагын Йөкчедән Бер читкә качкан Атны.

Әллә һаман ышанмыйсың, Әллә һаман көләсең? Бу бит — йолдыз исемнәре, Күктә шуны күрәсең!

Стихи на татарском про осень

***

Салкын җилләр исә,Тәрәзәгә чиртә.Сап-сары яфракларҖиргә очып төшә.

***

Яратам минСары төсне.Бөтен дөньяАлтын төсле.

***

Сары- сары, сап- сарыАгачның яфраклары.Җил исә, ява яфрак-Көзнең матур чаклары.

***

Урман, кырларгаКилде матур көз.Җәй үтте диепҮкенмибез без.

***

Сары яфраклар коелды,Җәйләр үтте, көз җитте.Тезелешеп җыллы якка,Күлдәге кошлар китте.

***

Көз килде, үләннәр Саргайды, шиңде.Сап- сары яфракларҖиргә сибелде.

***

Көз көннәре бик күңелле,Бик күп җимешләр пешә.Кәбестә, шалкан өлгерә,Алмалар коелып төшә.

***

Көз көннәре бик күңелле,Бик күп җимешләр пешә.Помидор, карбыз өлгерә,Алмалар коелып төшә.

***

Үтте-китте матур җәйләр,Көзләр килеп җиттеләр.Ак каенның яфраклары,Саргаешып киптеләр.Сандугачлар, карлыгачларОчып китте еракка.Торналар да ялга китте,Җылы якка, көньякка.

***

Салкын җилләр исә,Тәрәзәгә чиртә.Сап-сары яфракларҖиргә очып төшә.Сары яфрак беләнБезнең бакча тулган.Кояш та елмаймый – Белмим, нәрсә булган.

***

Яфрак саргайды,Үләннәр шиңде.Ашыкмый гынаАлтын көз килде.Сау бул, ямьле җәйХушыгыз, кошлар.Хәерле юлларТелибез дуслар.

***

Кырлар буш кала,Яңгырлар ява.Җирләр дымлана – Бу кайчак була?

***

Күрәсез, дусларым, көз килде тышта,Озак тормас килер ак тунлы кыш та.Китә башлады инде бездән кошлар,Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.

***

Әтием басуга барыпИген ура көн саен.Бик сорагач алып кайтканМиңа да бер комбайн.Нигәдер ул бик кечкенәҮзенеке әнә дәү.Әнием көлә: — Хәзер,- ди –Урырсыз инде икәү.

***

Көзге җил усал,Салкын булса да.Колак-борыннарБераз туңса да.Куркытмый безнеҺичбер суык җил.Һәрвакыт ямьлеБезнең туган ил.

***

Бу бакчада ни үсәме?Бу яшелчә бакчасы.Үсә кыяр, помидорлар,Кәбестәләр – барчасы.

***

Безнең бакчада үсә:Редис, кыяр, кәбестә,Шалкан, бәрәңге, кишерСуган, борыч, чөгендер.

Урамда ак кар яуган,Өй түбәсе агарган.Агач ботаклары бар даЯшел күлмәген салган.Безнең бакчада кошлар даНигәдер сайрамыйлар.Салкын икәнлекне сизепҖим эзләргә очмыйлар.

Башак җыйган чакта кырда,Кечкенә ГөлмиБер симез башак яныннанУзды иелми.Тук башак җирдә тик кенәКалмады ятып.Мыекларын селкеткәләп,Әйтте шул вакыт:-Ник мине, әйбәт башакны,Алмый китәсең?Икмәк кадерен белмәгәнБала икәнсең.Мин бик тә кыйммәтле бөртекСаф алтын кебек.Чәчеп үстерделәр минеКүпме көч түгеп.

Көзге табын-бай табын,Кыяр,карбыз һәм кавын.Телем-телем теленгән,Өем-өем өелгән.Алмалары ал төсле,Балкып туган таң төсле.Капсаң эри авызда,Һәр кисәге бал төсле.

Сары яфраклар коелды,Җәйләр үтте, көз җитте.Тезелешеп җылы яккаКүлдәге кошлар китте.Усак, каен, бөдрә талларЯфракларын койдылар.Чыршы белән карагайларЯшел көе калдылар.Җәен дә бер, көзен дә берЧыршы белән карагай.Энәләре һич коелмыйКыш булуга карамый.Соры куян да агараҖиткәч суык көз көне.Ап-ак була соры туныМамыктай була йоны.

Стихи про зиму на татарском языке | KidsClever

На данной странице собраны познавательные стихи про зиму на татарском, которые познакомят малышей и школьников с удивительными стихами на татарском языке.

Стихи про зиму на татарском языке

ГӨЛ ЯНЫНДА

Чыккан иде Вил

Күңел ачарга,

Ал чәчәкле гөл

Күрде бакчада.

Әй, чәчәкләре

Матур бу гөлнең!..

Кулы берсенә

Сузылды Вилнең.

Яратканын ул

Алды да өзеп,

Тагын үрелде:

Булмый бит түзеп.

Кемнең кулы барды икән?!

Ләкин әйтте гөл:

«Кадерлем, җитәр,

Алай күп өзсәң,

Бар ямем бетәр.

Иртәгә бире

Чыксаң тагын да,

Бер матур чәчәк

Бирермен шунда».

Гөлнең сүзенә

Вил карышмады,

Һәм шуңа гөл дә

Яратты аны.

***

Буран

Урамда — буран,

Мин өйдә торам.

Тәрәзә аша

Тик авыз spielautomaten ерам.

Әй, җил выжылдый,

Буран дуылдый.

Ачулы песи

Кебек мырылдый.

Җиңдем, ди, бугай,

Дуланып шулай.

Әй, бичаракай,

Кыланма болай.

***

Кар яуды

Менә нинди кар яуды:

Ап-ак булды җир өсте.

Чаналарга, чаңгыларга

Җиткереп булмый эшне.

Бөтен дөнья чаж да чож,

Тауда — kasyna online тау шуучылар.

Тау асты да чуп-чуар,

Тау өсте дә чуп-чуар.

Тау башыннан төшкәндә

Мәтәлеп тә китәләр.

Ничек итсә-итәләр,

Барыбер төшеп җитәләр.

Гел шома гына булмый шул,

Кайчакта егылалар.

Егылсалар егылалар,

Алар бит чыныгалар.

***

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай,

Сагынып килеп җиттең,

Яңа ел бүләк иттең.

Берәр яшькә үстердең,

Һәммәбезгә көч бирдең,

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай!

Топ вопросов за вчера в категории Другие предметы

Другие предметы 26.06.2023 19:44 1445 Alisheri Inessa

Примеры фольклорных произведений русского народа в которых говориться о нравственных качествах

Ответов: 3

Другие предметы 04.06.2023 04:51 2920 Гордейчук Дарья

Музыкальные инструменты на букву я​

Ответов: 1

Другие предметы 08.06.2023 13:21 2100 Жигунова Полина

Приведены результаты 25 измерений напряжения (в вольтах) в бытовой сети. Все измерения были

Ответов: 1

Другие предметы 01.07.2023 01:32 287 Шипилов Сергей

Почему ежегодные поминовения смерти мучеников понимаются как вспоминали для их нового рождения

Ответов: 2

Другие предметы 30.06.2023 13:43 606 Савчук Анастасия

Какова была специфика крепостного права на Кубани?​

Ответов: 2

Другие предметы 03.08.2020 12:03 397 Павлова Дарья

Выясните какие профессии необходимы в металлургии.В чем состоит специфика этих профессий?Где на них

Ответов: 1

Другие предметы 30.06.2023 11:02 256 Козлитин Данил

какие по вашему мнению природные и природно хозяйственные комплексы на территории края нуждаются в

Ответов: 2

Другие предметы 30.06.2023 20:10 126 Мясникова Кристина

Представьте себе, что вас попросили поздравить молодых на свадьбе. О чём бы вы обязательно

Ответов: 2

Другие предметы 01.05.2023 12:36 284 Звегинцева Екатерина

КарточкаNo31.Поставь вопрос к наречиям.Бежал ( …. ) впереди, шёл ( … ) вперёд, поёт ( … )

Ответов: 2

Другие предметы 16.07.2023 05:29 376 Волк Иван

Как было организовано управление этими территориями? это кубановедение

Ответов: 2

Оставьте свой комментарий

Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Однако редакция сайта готова оказать всяческую поддержку в решении любых вопросов, связанных с работой и содержанием сайта. Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите об этом администрации сайта через форму обратной связи.

Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Авторские права на материалы принадлежат их законным авторам. Частичное или полное копирование материалов сайта без письменного разрешения администрации сайта запрещено! Мнение редакции может не совпадать с точкой зрения авторов.

Сценарий праздника осени на татарском языке в детском саду

Музыка астында балалар залга керәләр. Зал көзге яфраклар белән бизәлгән.

А.б.

Айгизә

Исәнме, көз, исәнме көз!

Көттек без килүеңне.

Алтын көз, синнән сорыйбыз

Бүләкләр бирүеңне.

Айзат

Көз килде.

Уңыш булды.

Табын сый белән тулды.

Рәхим ит, дус,

Көзге бәйрәмгә!

Камилә

Салкын җилләр исә,

Тәрәзәгә чиртә.

Сап-сары яфраклар

Җиргә очып төшә.

Нәзилә

Сары яфрак белән

Безнең бакча тулган.

Кояш та елмаймый.

Белмим, нәрсә булган?

Динә

Җирдә сары яфрак-

Көз килүнең билгесе.

Сары яфрак- көз-чибәрнең

Төшеп калган көзгесе.

Ямгинә

Саргая таллар, усаклар,

Алмагачлар һәм каен.

Көннән-көнгә арта бара

Җир өстендәге алтын.

Самир

Көннәр инде салкынайды,

Кышлар бераз якынайды.

Тирә-юнь гел сары төстә

Әллә соң бу алтын аймы?

Артур

Кошлар оча төркемләп,

Яңгыр ява иркенләп,

Кояш чыгып алгалый,

Моңсу караш салгалый.

Ранис

Иртәләрен туң төшә,

Күңелләргә моң төшә,

Көн яктысы тарала,

Яңгыр катыш кар ява.

Алишер

Осень наступила,

Высохли цветы.

И глядят уныло

Голые кусты.

Никита

Вянет и желтеет

Травка на лугах.

Только зеленеет

Озимь на полях

Альмир

Падают, падают листья,-

В нашем саду листопад.

Красные, желтые листья

По ветру вьются, летят.

Птицы на юг улетают:

Гуси, грачи, журавли.

Вот и последняя стая

Крыльями машет вдали.

Азалия

Нурислам

А.б. Сөмбелә, кара әле, безгә кунакка бәләкәй куяннар да килгән. Нәниләр башкаруында “Куяннар биюе” карагыз.

Көз. Рәхмәт, балалар! Булдырдыгыз! Ә хәзер әйдәгез уйнап алыйк.

(Көз яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне идәнгә чәчә.)

Яшелчәләрдән аш пешерәбез, салат ясыйбыз, ә җиләк-җимешләрдән тәмле кайнатма, компот кайнатабыз. Шуның өчен аларны аерып шушы савытларга салырга кирәк.

Уен “Яшелчә һәм җиләк- җимешләрне аер”

А.б. Җәй һәм көз көне авыл җирендә эш аеруча күп була. Безнең балалар да өлкәннәргә ярдәм итә. Ләкин арада эшләргә яратмаучылар да очрый. Хәзер “Антошка” дигән шаян җыр тыңлап китәбез.

Көз. Мин кырларда игеннәрне, бакчаларда җиләк-җимеш, яшелчәләрне өлгертәм. Урманнарда күп итеп чикләвек, гөмбәләр үстерәм. Балалар, чикләвекләр, я гөмбәләр турында берәр җыр җырлап күрсәтегез әле.

Җыр “Грибочки”

А.б. Хәзер егетләребез татар биюен башкаралар.

Самир, Нурислам, Айзат, Альмир башкаруында татар егетләре биюе.

А.б. Безнең кызларыбыз да малайлардан калышмый. Кызлар башкаруында зонтиклар белән бию карагыз.

Көз

Ай, рәхмәт, балалар! Бигрәк матур җырладыгыз, биедегез, уеннар уйнадык. Ә хәзер кунакларыбызга көзге әкият күрсәтәбез.

ШУК БӘРӘҢГЕ

Катнашалар

Көз – Марина

Әби – Зинфира

Бабай – Мөнирә

Кыз – Светлана

Кияү – Лена

Әни куян – Ямгинә, бала куяннар – Ранис, Нәзилә

Төлке – Азалия

Бүре — Нурислам

Аю – Самир

Тиеннәр – Камилә, Айгизә, Динә

Тычканнар – Айзат, Альмир

Карга – Алишер

Керпеләр – Артур, Никита

Балалар – Ямгинә, Самир, Айгизә

Эт – Нурислам

Мәче – Азалия

Әтәч – Айзат

Авыл күренеше

Урман читендә өй, койма, агачлар, өстәл, самовар

Матур кояшлы көз көне – тын гына авыл көе уйный, таң ата, әтәч кычкыра, сыер мөгери, эт өрә. Өйдән бабай чыга, тирә-якка карана

-Җыр “Әтәч”

Бабай. Маша-Алла, бигрәк матур көн бүген. Аяз, җылы. Бәрәңге алырга бигрәк әйбәт көн. Әбисе, балалар, чыгыгыз, әйдәгез бәрәңге алабыз.

Өйдән әби килеп чыга

Әби. Хәзер, хәзер, сыерымны савып, көтүгә чыгарып җибәрим инде. Оныклар да йоклый әле.

Бабай (ачуланып) Сезнең шул булыр инде. Һич ашыгуны белмисез.

Әби сыер сава. Сыер тик тормый, тибенә. Чиләк авып китә.

Әби. (орышкан була) Әй, Зорька, тик кенә тор, тынычлан.

Савып бетереп сыерны көтүгә чыгарып җибәрә.

Әби. Балалар, торыгыз, юыныгыз. Коймак пешердем. Тәмләп чәй эчеп алыгыз да бабагыз белән бакчага бәрәңге чуплэргэ чыгыгыз.

Бэрэнге турында шигырьлэр сойлэнэ.

Уен. “ Кем кубрэк бэрэнге жыя”

Ата-аналар белэн чэй эчу.

Көз — Стихи на татарском языке

Көз икәнен белмиләр

Салкын таңны яфрак каплый,Җирдә ята сары шәл.Һавага сагышын чәчкәнАлтын көзнең зары жәл.

Шәлне күтәргәли җилләр,Шукъ яңгырлар ашыга,Кояш киткәнен көтә дәКилеп чыга каршыга.

Маңгай терәп тәрәзәгәШаян көзне күзәтәм.Аңымда буталып беткәнХисләремне төзәтәм.

Казлар оча, китмәс кебек,Тик борылмый кирегә.Адашмыйча, юллар табыпКайтыр микән бирегә?

Чынлап шаяра яңгырлар,Вальс көенә бииләр.…Тышта түгел, күңелемдәКөз икәнен белмиләр.

Венер Фәттах

*****

Менә тагын көзгә килеп кердек,Күңелләргә сагыш үрелә.Җәен янган учаклар да сүнә,Әкрен генә сүнеп сүрелә.

Нигә көзен күңел моңлана да,Җаннарыма нигә шом сала.Нигә җәен дәртләнгән йөрәгем,Көзен килеп һушымны ала.

Фирдат Валеев

*****

Көзге көн

Җәйнең җылы көненәИркәләнә Җир-Ана.Соңгы җылысын биреп,Китеп бара жэй, аңа.

Ак каеннар саргаеп,Чуклы миләш кызарып,Кугәннәр дә күгәреп,Утыралар үзгәреп.

Көзге кулмәген киеп,Алтын төскә күмелепКилде көзнең көннәре,Әбиләрнең чуагы.

Лилия Гиматдинова (Хисамова)

*****

Ак кар күмәр эзләрне

Кабат килде — шыксыз кара көз.Томан сарган юеш иртәне.Кагылып үтә, нәзек билле, җилеҮбеп ала алсу битләрне.Соңгы яфрак «Өзелергәме!?..», — дипАвыр уйга калган, күр әле.Көзге карлар тиздән эреп бетә,Күңел көтә ак кыш килгәнне.Көзге, юеш, яфраклы, тар сукмак.Ак кар каплар шушы эзләрне.Күңелләргә сары сагыш салаТик, барыбыз, сөям көзләрне.

Лилия Сәлахетдинова

*****

Теләкләрне телик ашыгып

Коеп-коеп көзге яңгыр ява,Теләк телик, дуслар, ашыгып.Әйтәләр бит, шул чактагы теләкКабул була, йөрмик онытылып.Һәр тамчысы саен нигъмәт аның,Көзге яңгыр — ул язгы шатлык.Табигатькә көч-куәт бирәчәк,Яусын иде елга тутырып.Пыяладан яңгыр буй-буй төшә,Күзәтәмен ихлас сокланып.Рәсем итеп ясый алмас мизгел,Рәссам өчен, төннәр уздырып.

Лилия Сәлахетдинова

*****

Көзге яңгыр

Көзге яңгырлар ява,Сәйлән тамчылар тамаКөн дә, төн дә сибәлиТуктарга да уйламый

Туендырып кырларны,Сөргән кара җирләрнеУрманда тирәкләрнеЮып йөргән юлларны

Ява да, яңгыр ява,Биткә иркәләп тама,Азрак юешләп ала,Салкын тамчысы кала.

Тик салкыны сизелми,Өшеттерми, туңдырмый.Иркәли дә иркәли,Көзге яңгыр сибәли.

Лилия Гиматдинова (Хисамова)

Шәвәли ничә яшьтә?

Бу сорауга заманында

Ул болай җавап биргән:

Дөп-дөресе шул! — дигән.

Инде яңадан сорыйсы

Вакыт та җитте менә.

Ди хәзер җитди генә…

Әйдә, кемгә күпме кирәк,

Шул хәтле санасыннар;

Шәвәли яши берьюлы

420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте

+7 (843) 222-0-999 (1304)

Садыйков Шамил Мөхәммәт улы

Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы

«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының Intertat (Интертат) республика электрон газетасы редакциясе».

Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла.

Сигезенче мартка, дим,

Ай буе акча җыйдым,

Шәп көзге алып куйдым.

Килеп җиткәчтен көне,

Бирдем аңа көзгене.

Әни аркамнан сөйде,

Рәхмәт, акыллым, диде.

Менә хупламыйм ансын!

— Ай буе, дидем, бушка

Йөрдем мин троллейбуста.

Акчасын җыя бардым,

Тартмага куя бардым!

Бүләкне кире бирде,

Шелтәләп болай диде:

Мондый көзгегә, балам,

Борчылды белмим нигә,

— Кыз дөрес эшләгәнме? (Ул бүләкне үз куллары белән әзерләсә яхшы булыр иде.)

Парталарга тезеп салган.

— Дәфтәрләрең кайда, Мәсгуть?

— Онытылган. өйдә калган.

Иртәгесен бар балалар

Кулларына китап алган.

— Китапларың кайда, Мәсгуть?

— Онытылган. өйдә калган.

Балаларның һәммәсе дә

Галстуклар бәйләп алган.

— Галстугың кайда, Мәсгуть?

— Онытылган. өйдә калган.

Башкаларның “дүртле”, “бишле”,

Мәсгуть тагын “икеле” алган.

— Ник башыңны эшләтмисең?

— Онытылган. өйдә калган.

Выберите книгу со скидкой:

ОГЭ. География. Новый полный справочник для подготовки к ОГЭ

Математика. Новый полный справочник школьника для подготовки к ЕГЭ

Дошкольная педагогика с основами методик воспитания и обучения. Учебник для вузов. Стандарт третьего поколения. 2-е изд.

Считаю и решаю: для детей 5-6 лет. Ч. 1, 2-е изд., испр. и перераб.

Начинаю считать: для детей 4-5 лет. Ч. 1, 2-е изд., испр. и перераб.

Считаю и решаю: для детей 5-6 лет. Ч. 2, 2-е изд., испр. и перераб.

Пишу буквы: для детей 5-6 лет. Ч. 2. 2-е изд, испр. и перераб.

Русско-английский словарик в картинках для начальной школы

ОГЭ. Литература. Новый полный справочник для подготовки к ОГЭ

ЕГЭ. Английский язык. Новый полный справочник для подготовки к ЕГЭ

Рисуем по клеточкам и точкам

ЕГЭ. Информатика. Новый полный справочник для подготовки к ЕГЭ

БОЛЕЕ 58 000 КНИГ И ШИРОКИЙ ВЫБОР КАНЦТОВАРОВ! ИНФОЛАВКА

Номер материала: ДБ-876072

Не нашли то что искали?

Вам будут интересны эти курсы:

«Әлләкем»

— Бигрәк әкәмәт икән!

— Кәҗәгә бүләк иткән,

Кызык дип алмашканнар.

Кәҗә әйткән: «Мә!». — дигән,

Мөгезләрен дә биргән.

Мәче бик тә шатланган,

— Менә мин, күрдегезме –

Мин берүзем мөгезле!

Мин-мин, дигән, сакаллы,

Мин-мин, дигән, акыллы!

Акыллырак та, бәлкем,

Мин бит хәзер — Әлләкем!

Акбай килгән тавышка:

— Һау-һау, иске танышлар!

Мәчеләр пыр тузганнар,

Кайсы кая сызганнар.

Әлләкем дә китмәкче,

Торып калган берүзе…

— Мин-мин-мин белмим сезне,

Мин-мин, дигән, мөгезле,

Мин-мин, дигән, сакаллы,

Мин-мин, дигән, акыллы.

Акыллырак та, бәлкем,

Мин бит, мин бит — Әлләкем!

Акбай исеннән сизгән –

Мәче койрыгын өзгән.

Мыегы сыйган җирдән

Ул бит бик иркен йөргән!

Мәчеләр читтән күргән,

Мәчеләр ятып көлгән!

— Мәчеләр ничек көлгән?

— Мияу-мияу, дип көлгән,

Эчләрен тотып көлгән!

Кыска койрык — Әлләкем!

Озын мөгез — Әлләкем!

Әлләкем дә Әлләкем –

Түгелсеңдер дә бәлкем?

Ник берәрсе жәлләсен…

Әйткәннәр, бүтән бер дә

Мөгез чыгарып йөрмә!

Тагын ул нәрсә ясый?

Понравилась статья? Поделиться с друзьями:
Умный мир
Добавить комментарий

;-) :| :x :twisted: :smile: :shock: :sad: :roll: :razz: :oops: :o :mrgreen: :lol: :idea: :grin: :evil: :cry: :cool: :arrow: :???: :?: :!: